Язучылар белән очрашу

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

“Татарстан – безнең туган йорт!” дип аталган акция кысаларында республика буйлап “Без бергә” дип аталган этнокультура эстафетасы бара. Аның максаты – республикада яшәүче халыкларның культурасы һәм көнкүрешен сурәтләү.

4 нче апрельдә Югары Осланның Үзәк китапханәсенә язучы һәм шагыйрьләр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин, Ольга Журавлёва һәм Евгений Турхан килде. Алар белән бергә очрашуда ТР милли китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты.

Район башлыгы урынбасары С.Осянин безнең туган якның матурлыгы, байлыгы турында бик матур чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International