Мәктәпләр арасында бара торган быелгы КВН шулай дип аталды.
Командалар зоналарга бүленде. 4 нче апрельдә Макыл клубында Коргуза мәктәбеннән “Чиста су”, Макыл мәктәбеннән – “ЭКОпост”, Олы Мәмидән – “Проблемаларсыз”, Татар Борнашыннан – “ЭКОбум” командалары чыгыш ясады.
2,5 очкога узып, Макыл мәктәбе Кураловоларны җиңде һәм финалга чыкты.
Иртәгә, 5 нче апрельдә, Югары Ослан мәктәбе, Гимназия һәм Печище мәктәбе көч сынашачак. Карарга көтеп калабыз!