Санитар-экологик 2 айлык

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

1 нче апрельдән Татарстанда санитар-экологик 2 айлык старт алды. Ул 31 нче майга кадәр дәвам итә. Бу айлыкта ишегалларын, яшеллекләрне, массакүләм кеше җыела торган урыннарны, бакчаларны, парк һәм скверларны тәртипкә китерәчәкләр.

Иң төп игътибар урман һәм яр буйларын чистартуга юнәлтеләчәк.

Кар эреп бетүгә эшкә тотынып, җирне чүп-чардан арындырырга кирәк. Әлеге сораулар ТР ның экология һәм табигать ресурслары Министрлыгы үткәргән зона утырышында да бик кискен күтәрелде. Район административ комиссиясе бу сорауларга игътибарлы булырга чакыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International