Мин татарча сөйләшәм

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясен тормышка ашыру йөзеннән районның Үзәк китапханәсендә китапханә дәресе узды. Анда Г.Дәүләтшина җитәкчелегендә 4 нче сыйныф укучылары милли туган як бүлегендә татарча басмалар һәм “Табигать – безнең зур байлыгыбыз” дигән күргәзмә белән таныштылар, Татарстанның экологик проблемалары турында сөйләштеләр.

Татарча табигать күренешләре һәм хайваннар дөньяы турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International