5 нче апрельдә Югары Ослан районының балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Анда көн тәртибенә 3 төрле сорау куелган иде:
1. 2017 нче ел җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаган ярдәмгә мохтаҗ балаларны сәламәтләндерү лагерьларына тарту;
2. Җинаять эше ачу турындагы карарны кире кагу;
3. Балигъ булмаган балаларның гаиләләрендә торак-коммуналь бурычларның суммасы.
4. Һәр сорау буенча тиешле карарлар кабул ителде.