Республиканың балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә “Иң төп милли байлыклар” Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының нәтиҗәләре ясалды.
“Рәсем” номинациясендә 2 нче урынны Бабушкина Яна (Югары Ослан гимназиясе) һәм Хабарова Диана (Олы Мәми мәктәбе), 3 нче урынны - Милованова Евгения (Югары Ослан гимназиясе) яулады.
“Шигырь” номинациясендә Волкова Олеся (Октябрьская мәктәбе), Мякишева Зарина, Нурмухаметова Фатыйма “Матюшино мәктәбе) 2 нче урынны яулады.
“Социаль проектлар” номинациясендә Шеланга мәктәбе проекты 2 нче урынга чыкты.
Барыгызны да котлыйбыз!