20-23 нче апрель көннәрендә Казанда “Көнҗяк әкияте” дип аталган 8 нче Халыкара музыкаль иҗат конкурс-фестивале узачак. Аның оештыручысы – “Триумф” иҗат оешмасы.
Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Россиядә иң матур һәм әкияти мәйданчыкларның берсе “Әкият” татар дәүләт курчак театры кабул итәчәк.
Чыгышлар 8 номинация буенча бәяләнәчәк:
- Бию иҗаты;
- Вокал;
- Инструмент иҗаты;
- Яшь композитор һәм бардлар конкурсы;
- Рәсем сәнгате;
- Театр иҗаты;
- Цирк сәнгате;
- Костюм өчен махсус приз;
- Дебют (4-8 яшь).
- Ахырдан бүләкләр һәм призлар гына түгел, ә иң яхшы чыгышлардан гала-концерт көтелә.