Яз килеп җитүгә, авыр грузлы автомобильләр өчен юллар ябыла. ООО «БарсЭлитСтрой» төзелеш оешмасы бу турыда алдан ук кайгыртып куйды һәм Бакча-Сарайда күпфункцияле Үзәк төзлеше өчен бар материалны алдан ук кайтарды. Шуңа күрә аларның эшләре өзелеп тормаячак.
Хәзерге вакытта эчке стеналар күтәрү эше бара. Җәй көне бу Үзәк инде халыкка ярдәм күрсәтү өчен ишекләрен ачарга әзер булачак.