ТР ның Экология һәм табигать ресурслары Министрлыгы, ТР информатизация Министрлыгы, ТР иҗтимагый Палатасы бергәләп 15-25 нче апрель көннәрендә “Язгы изге эшләр атналыгы” Бөтенроссия акциясе үткәрә. Акциянең максаты – республиканың барлык халкын, беренче чиратта яшьләрне, социаль әһәмияткә ия пролемаларны чишәргә теләк белдерергә тарту.
Аның иң мөһим юнәлешләре:
- Экология елына багышланган чаралар үткәрү;
- Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә адреслы булышу, хәйрия фондлары белән эшләү.
Бу эшләребез белән без барыбыз да яхшылык эшләргә әзер икәнлегебезне исбатлыйбыз. Акциянең девизы: “Эшлә! Укы! Дөньяны яхшы якка үзгәрт!”.
Берегез дз яхшылык эшләүдән читтә калмагыз!