“Мәктәп дендрарие” исемле проект

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

5нче апрельдә КНИТУ КХТИ да “Татарстан – киләчәк территориясе” исемле IV нче Республика конкурсында катнашуччыларны бүләкләү булды.

Бу конкурска “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе 8нче сыйныф укучылары Бурукина Анна һәм Бурукина Дарья, 10нчы сыйныф укучысы Титова Екатерина тарафыннан әзерләнгән “Мәктәп дендрарие” исемле проектны тәкъдим итте. Үзләренең эшләре өчен укучы кызлар 2нче дәрәҗәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр, ә җитәкчеләренә рәхмәт хаты тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International