Анонс

2017 елның 7 апреле, җомга

20-23 нче апрель көннәрендә Казанда “Көньяк әкияте” дигән 8 нче Халыкара конкурс-фестиваль узачак.

Аны оештыручы – “Триумф” иҗат оешмасы.

Кунакларны һәм катнашучыларны “Әкият” татар дәүләт курчак театры кабул итәчәк. Ул бина хәзер Россиянең иң матур әкияти мәйданчыгы булып санала.

Яшь талантларның чыгышы 8 номинациядә бәяләнә. Алар:

-    Бию, вокал, инструментларда уйнау, яшь композиторлар, театр, цирк сәнгате, рәсем, костюмнар, дебют.

Ахырдан бүләкләүләр генә түгел, гала-концерт та көтә.

Бу смотр кысаларында җыр фонограммалары, иҗади очрашулар, мастер-класслар булуы көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International