Балалар йортының “Башлангыч техник модель” түгәрәге членнары “Һәр сыерчыкка – бер оя” дип аталган акциядә катнаштылар.
Кичә ул ояларны ата-аналар, балалар, авыл җирлеге башлыгы һәм укытучылар бергәләп Җиңү аллеясындагы агач башларына элделәр.
Кошлар тиз арада үз йортларын табарлар дип ышана балалар.