Инде 2013 нче елның 21 нче апреленнән бирле авыл җирлекләре органнары үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмне үткәрү планы һәм андагы чаралар өчен җаваплы кешеләр дә билгеләнгән.
Бүген Аппарат җитәкчесе оештыру комитетын җыеп, буласы концертның сценарий проектын карадылар.
Аның буенча район авыл Советлары эшенең тарихы, булган вакыйгалар, анда хезмәт иткән кешеләр – барысы да исәпкә алынган. Үзебезнең күренекле талантларыбыз белән тагын бер кат очрашырга барыгызны да көтеп калабыз!