II Регионара фәнни-гамәли конференцияcе призёры

2017 елның 8 апреле, шимбә

Матюшино урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гәделшина Зәринә үзенең укытучысы Илдус Шәрәфиев белән, 7 апрель көнне Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гиназиясендә үткәрелгән II Регионара фәнни-гамәли конференцияcендә катнашып, 3-нче урынны яулады. Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 3-нче дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнде, ә Илдус Әнвәр улы шул ук конференция кысыларында укытучылар өчен оештырылган бүлектә “Экологик тәрбиядә дәвамчанлык “ темасына уңышлы  чыгыш ясады.
   
Зәринәне һәм Илдус Әнвәр улын ирешкән нәтиҗәләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International