Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне

2017 елның 8 апреле, шимбә

Хөрмәтле Хәрби комиссариат хезмәткәрләре!

Сезне прфессиональ бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!

Тарихның барлык мизгелләрендә гражданнарга хәрби патриотик тәрбия һәм илне саклар өчен мобиль хәзерлек бирүдә сезнең хезмәт искиткеч зур роль уйный. Сезнең җилкәләрдә яшьләрне хәрби хезмәткә тарту һәм аның авторитетын саклау дигән зур җаваплылык.

Сезне тырыш һәм бавалы хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм, һәр хәрби хезмәткәргә зур уңышлар, бәхет, сәламәтлек теләп калам!

Район Башкарма комитет җитәкчесе Л.С. Хәкимҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International