Бүген район оешмалары һәм предприятиеләре хуҗалары белән район җитәкчесе Марат Зиатдинов эшлекле дүшәмбе үткәрде.
Анда полиция җитәкчесе урынбасары С.Сакин спиртлы продуктлар сату очраклары, балигъ булмаган балалар арасында очрый торган җинаять эшләре, иҗтимагый тәртип саклау сораулары белән чыгыш ясады.
Абызов Е.В. “Чемпион” спорт комплексының эшчәнлеге турында сөйләгәндә, җиңүләр, чаралар күплегенә басым ясады. Ул массакүләм спортның районда әле әкрен темплар белән үсүенә басым ясады.