Узган шимбәдә район культура йортында Илгиз Насровның “Төнге шәһәр” дип аталган концерты булды.Үз җырлары белән бергә күренекле композиторлар җырлары да яңгырады.
Концертта аның дусты танылган баритон Муса Хисаметдинов та катнашты. Алар үз авторлыгындагы шигырьләрне дә яратып башкардылар.
Тамашачы аларны бик җылы каршылады, алар белән ергә җырлады, сөенде. Андый очрашулар халыкка тормыш яме өсти.