Узган шимбәдә “Чемпион” спорт клубында 7 нче Спартакиада кысаларында баскетбол буенча ярышлар булып узды. Ул бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган иде.
Ярышларның максаты бер: халыкта сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләү һәм хезмәт коллективлары арасында бердәмлек тәрбияләү.
Оешмалардан 3 комана: больница, Совет һәм Башкарма комитет, Мәгариф бүлеге катнашты.
Авыл җирлекләреннән 4 команда: Югары Ослан, Түбән Ослан, “Штурм” һәм Иннополис командалары ярышты.
Бик көчле көч сынашудан соң урыннар болай бүленде:
1 нче – Иннополис;
2 нче – Югары Ослан авыл җирлеге;
3 нче – район мәгариф бүлеге.
Нәтиҗәләр 7 нче Спартакиаданың гомумкоманда зачетына керәчәк.