Районның Контроль-хисап Палатасы эшчәнлегенә муниципаль финансларны контрольләү, бюджетны экономияләү, РФ законнары нигезендә башка каналлардан кергән финансларны куллану керә.
Шуның өстенә ул коррупциягә каршы системаның да иң мөһим злементын тәшкил итә.
1 нче кварталда контроль-хисап Палатасы 20 контроль – аналитик чара үткәргән.
Район файдасына 822,2 мең сумлык ялгышлар ачыкланып, кире кагылган.
Конироль чараларның материаллары район прокуратурасына җибәрелгән. Барлык тәртип бозуларның эчтлеге белән бюджет оешмалары һәм авыл җирлекләре Башкарма комитетлары таныштырылган.