Ел да уза торган проза әсәрләрен телдән уку буенча “Тере классика” конкурсының йомгаклары билгеле булды.
Бу конкурс берничә этаптан тора.
11 нче апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль этапта җиңүчеләрнең зонаара ярышы булды. Безнең районнан 3 бала җиңүчеләр рәтендә. Алар:
- ХалиуллинРамиз, 7 кл., ГАОУ «Лицей Иннополис»;
- Каландарова Светлана, 8 нче кл., Матюшинская мәктәбе;
-Федотова Регина, 9 нчы кл., Югары Ослан мәктәбе.