11 нче апрельдә 8.00 сәгать 15 минутта Түбән Осланның Заводская урамындагы бер аерым йорт яна башлый. Агач йортны ут бик тиз камап ала. Бу хәлне тәрәзәдән авыл җирлеге башлыгы күреп ала. Ул 1 минут та уйлап тормыйча йотка ташлана, чөнки анда берүзе генә яши торган хуҗаның начар күрүе һәм ишетүе турында ул белә.
Айдар Шәйдуллин картны ут эченнән тышка алып чыга һәм ул исән кала.
Авыл җирлеге башлыгын күрсәткән батырлыгы өчен медаль көтә.