Күңелле стартлар

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Югары Ослан гимназиясендә “Күңелле стартлар” булып узды.

Анда Югары Осланның бик күп җирле үзидарә вәкилләре катнашты. Стартка 3 команда чыкты: район Советы, Башкарма комитеты, финанс-бюджет Палатасы, җир һәм мөлкәт Палатасы, мәгариф бүлеге.

Иң төп бурыч – сәламәт тормыш рәвеше алып баруга омтылу – бу бәйрәмдә тулысы белән акланды. Бар кеше чын күңеллелек һәм матур хисләр беләш таралышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International