Кичә район Советының кече залында район башлыгы урынбасары С.Осянин Югары Ослан районы территориясендә ритуаль услугалар күрсәтүнең эшчәнлеген оештыру турында киңәшмә уздырды.
Анда юридик бүлек башлыгы Надежда Пичугина авыл җирлекләренең ритуаль услугаладан файдалану хокуклары турында, кешеләрне җирләү, аның урыны һ.б. турында сөйләде.
Соңыннан зиратларны төзекләндерү турында да сүз күтәрелде.