Узган сишәмбедә район китапханәсе хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар интернатында “Терроризм җәмгыятькә куркыныч яный” дигән акция уздырдылар.
Алар итернатта яшәүчеләргә бу коточкыч сүзнең мәгънәсен һәм аның җәмгыятькә нинди куркыныч янавы турында сөйләделәр. Күпме гөнаһсыз кеше гомерен кисә ничәмә еллар буе «Аль – Каида», «ИГИЛ» кебек террористик оешмалар!
Әгәр шундый очраклар була калса үзеңне ничек тоту турында да аңлаттылар.