12 нче апрельдә, Космонавтика көнендә, “Юнармия” сафларына кабул итү тантанасы булып узды. Аның сафларына бу көнне 8 мәктәптән 97 укучы басты. Хәзер анда барлыгы 140 укучы санала.
Аларны котлап районның хәрби комиссары Р.А.Шакиров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Абрамова, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, сугыш ветераннары рәисе С.Плеханов Ватанга тугырылыклы һәм батыр булып үсүләрен теләделәр.
Юнармейц намусы Кодексы белән Шеланга мәктәбе укытучысы, штаб башлыгы В.Соляр таныштырды. Балалар Ватанга тугырылыклы булып калачакларына сүз бирделәр.