“Без Галактика балалары”

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

12 нче апрель – бөтендөнья Космонавтика көне. Бу көнне районныд яшьләр клубында инде 2 нче ел “Лего” иҗаты түгәрәге членнары чара үткәрәләр. Аның максаты – космоска очу буенча белемнәрне арттыру һәм балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Бу чара вакытында балаларга бик күп мәгълүмат бирелде, лего конструкцияләрен җыю буенча ярышлар үткәрелде. “Без Галактика балалары” ип исмләнгән витраж буяуларыннан ясалган коллажлар да өлгерде. Ахырдан барысы да тәмләп чәй эчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International