Хәбәр

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

20 нче апрельдә безнең район территориясендә гражданнарны хокукый сораулары буенча төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре кабул итәчәк. Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты, юстиция, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау,  төзелеш һәм архитектура, җир һәм мөлкәт, халыкны социаль яклау һәм ярдәм күрсәтү Министрлыклары, Росреестр идарәсе вәкилләре, федераль налог хезмәте, пенсион фонд, адвокат һәм наториаль Палата вәкилләре катнашачак.

Бу түләүсез кабул итү һәм юридик ярдәм күрсәтү графигы:

Куралово авыл җирлегендә (культура йорты) – 10.00-12.00 сәгатьтә;

Югары Ослан авыл җирлегендә (Яшьләр клубы) – 13.00-15.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International