Наркотикларга каршы көрәш

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе кабинетында Югары Ослан районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Комиссия җитәкчесе Л.Хәкимҗанов, аның урынбасары Г.Камалетдинова, членнары – Абрамова Л.В., мәгариф бүлеге җитәкчесе; Хасанова Г.Р., врач – нарколог; Т.Н. Васильева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе; А.Федотов, комиссиянең секретаре; Н.Муфталиев, газета редакторы катнашында урыннардагы хәлләр турында: А.В. Сакин, полиция башлыгы урынбасары,  И.В. Борисова, Югары Ослан мәктәбе директоры, Зарипов Р.Р., Иннополис шәһәре мәктәбе директоры урынбасары, Кәримов А.В., гимназия директорын тыңладылар.

Комиссия җитәкчесе Л.Хәкимҗанов барысын да халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге норматив-хокукый актлар белән таныштырды һәм наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең 2017 нче елның 1 нче кварталында эшләгән эшләргә йомгак ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International