Кичә район башлыгы урынбасары С.Осянин ТР Роспотребнадзор башлыгы Марина Потяшина үткәргән утырышта катнашты. Барлык районнар да эчә торган суның катылыгы елдан-ел артуын һәм аны киметү өченфинанс ресурслары кирәклеген белдерделәр.
Шундый карар кабул ителде: әгәр суның катылыгы 7 дән 10 га кдәр менсә, Роспотребнадзор суүткәргечне лицензияләүгә уңай карар чыгарачак. Аның өчен Минстройга эшне яхшырту буенча 2017 нче елның 1 нче апреленә кадәр чаралар планын тапшырырга кирәк булачак.