Экологик диктант

2017 елның 14 апреле, җомга

Бүген Югары Осланның “Яшь гвардия” иҗтимагый бүлеге үзенең җитәкчесе Диана Ахметшина белән Югары Ослан урта мәктәбендә "ЭКОпроба — гляди в оба!" федераль проекты кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары арасында экологик диктант үткәрде.

Проектның төп максаты – з территорияңдә яшьләрне экологик чаралар ярдәмендә санитар чисталык булдыруга тарту.

24 укучы 35 тематик сорауга җавап бирде. Сораулар барысы да гомуми кругозорны үстерә торган кызыклы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International