Югары Ослан мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары таган бер мәртәбә Туган якны өйрәнү музеена барды. Анда “Традицияләр, бәйрәмнәр, рус культурасы символлары” дигән музей дәресе узды.
Музей директоры А.Решетова балаларны рус халкының милли бәйрәмнәре һәм аларның тарихы белән таныштырды.
Ә Пасха бар халыкны берләштерә торган борынгыдан килгән бәйрәмебез. Шуңа күрә балалар чын күңелдән “Күкәй, тәгәрә!” дигән уенны уйнадылар.