7 нче апрельдә Казанда физика олимпиадасына йомгак ясалды. Аны тантаналы чарасында Министр урынбасары А.И.Поминов һәм предмет комиссиясе рәисе А.А.Воронов катнашты.
Олимпиадада барлыгы Россиянең 60 регионыннан 275 укучы катнашты. Безнең районның Иннополис лицееннан Руслан Зарипов призер исеменә лаек булды.