14 нче апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов Иннәполисның медицина Үзәгенә – 1 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.
Анда ТР сәламәтлек саклау Министрының урынбасары И.Р.Фаттахов, РКБ ның баш врачы Г.Ф.Гайфуллин, Иннополис шәһәре мэры Р.Р.Шагалеев һәм АО «ОЭЗ»Иннополис» генераль директоры И.Н.Носов чыгыш ясады.
Бу Үзәк РКБ ның структурасына керә. 1 ел эчендә анда 10 000 нән артык авыру мөрәҗәгатҗ иткән, халыкка 10 000 консультация уздырылган, 15 000 нән артык эзләнүләр алып барылган.