ТР Министрлар Кабинетының 2017 нче елның 2 нче февралендә чыккан “2017 нче елда агропромышленность комплексын күтәрү” дигән 77, 78 нче номерлы карарларында авыл хуҗалыгы тармагының шәхси хуҗалыкларында яшь кош-корт үрчетү өчен субсидияләр алуда булышлык күрсәтү турында сүз бара:
Каз, күркә – 1 башына 100 сум;
Үрдәк – 89 сум;
Бройлер тавык – 30 сум ярдәм субсидиясе.
Аның өчен шартлар: кош-корт ТР территориясеннән алынган булырга, 2017 нче елда алынган, акча кош фабрикасының банкына күчерелгән булырга тиеш.