Кичә Казанда Үзәк Дин оешмасының 7 нче съезды булып узды.
Аның эшендә башкарган эшләре турында хисап белән ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады.
Аннан соң дин әһелләренә дәүләт бүләкләре бирелде һәм корҗән сүрәләре укылды.
Съездның эшендә район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Зиһаншин катнашты.