17 нче апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә узган ТР ның коррупциягә каршы һәм республикада тәртип урнаштыру Советы утырышында булып кайтты.
Бу чара Казан Кремленда узды.
Көн тәртибендә “Яшүсмерләргә янаган куркынычлар һәм аларны булдырмау”, “ РФ да терроризмга каршы көрәш идеологиясе буенча комплекслы планның үтәлеше” сораулары куелган иде.
Балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү – безнең иң төп бурычыбыз, диде Президент.