Район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, Министрлык һәм ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый. Иң мөһим урында – гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр.
2017 нче елның 18 нче апреленә андый хатларның саны 124 кә җиткән.
Аларга җавап бирү һәрвакыт контрольдә: шимбә уздырыла торган район Аппараты утырышларында башкару дисциплинасы буенча чыгышлар ясала.