18 нче апрельдә Югары Ослан урта мәктәбендә директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары утырышы булып узды.
Анда узган эшкә йомгак, ә киләсе эшкә планнар турында сүз барды.
Ф.И.Мусина коллегаларын социаль әһәмиятле программаларда һәм грантларда катнашырга өндәде, ата-аналар белән эшне, профориентация буенча эшләрне онытмаска чакырды.
Методистлар А.Еримеева, Н.Биктагирова, В.Евстифеева чыгышлары бик җылы каршыланды.