19 нчы апрельдә районның Туган якны өйрәнү музеенда гимназия укучылары өчен “Татарстан – минем республикам” дип аталган музей дәресе уздырдылар. Чараның максаты – укучыларны туган якның тарихы, табигате, культура һәйкәлләре белән таныштыру.
Ул викторина формасында барды.
Төрле сораулар, табышмаклар, уеннар белән үрелеп барган чара үткәне сизелми дә калды.