17 нче апрельдә Матюшино урта мәктәбе укучылары Гадельшина Яна (9кл.) һәм Токарева Лия (11кл.) ОБЖ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәренә киттеләр. Кызлар Татарстанның җыелма командасы составына керә. Командада барлыгы 7 укучы. Әлеге сәфәрдә балаларны остазлары - Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы озата бара. Олимпиаданың йомгаклау этабына кызлар теория буенча да, практика буенча да бик актив һәм интенсив әзерләнделәр.
Укучыларга һәм командага зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.