21 нче апрельдә Казанның “Баскет-Холл” спорт комплексында 5 нче Халыкара татар теле олимпиадасының нәтиҗәләре буенча тантаналы чара булды. Җиңүчеләр арасында Югары Ослан районы укучылары да бар. Алар: Иннополис лицееның 10 нчы класс укучысы Чернухина Ольга һәм 8 нче класс укучысы – Газизова Гүзәл.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Н.Г. Биктагирова