Бүген район оешмалары һәм предприятиеләре хуҗалары белән район җитәкчесе Марат Зиатдинов эшлекле дүшәмбе үткәрде.
Анда полиция җитәкчесе урынбасары Дмитрий Арефьев спиртлы продуктлар сату очраклары, балигъ булмаган балалар арасында очрый торган җинаять эшләре, иҗтимагый тәртип саклау сораулары белән чыгыш ясады.
Багаутдинов Руслан, Дәүләт куркынычсызлыгы инспекциясе эшчәнлеге турында сөйләгәндә, штрафлар, юл хәләкәтләре турында электрон хәбәр итүгә басым ясады. Ул массакүләм электрон хезмәтнең районда әле әкрен темплар белән үсүенә басым ясады.
Профсоюзлар лидеры Лилия Хөрмәтуллина май бәйрәменең тәртибе турында сөйләде.