Бүген, 21 нче апрельдә, Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Ш.Азизов Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарның тормыш иптәшләрен өйләренә барып котлады. Алар арасында Матюшинодан Миннуллина Бибифатыма Калимулловна һәм посёлок Октябрьскидан Кушнаренко Мария Фёдоровна бар иде.
Сугыш бетүгә 72 ел узуга карамастан, карт буынның күңелен күрергә шул җитә. Озак яшәгез, ветераннар!