22 нче апрельдә Каратун мәктәбендә бокс буенча быелга беренче турнир булып узды. Подвалдагы бүлмәдә инде 20 елдан артык 50 гә якын бала бокс белән шөгыльләнергә йөри. Аларның тренерлары Данис Хәкимов инде бик күп боксерлар тәрбияләгән.
Тантаналы ачылышта укучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Р.Хәбибуллин котлады.
Бу чара авылда гына узса да, яхшы оештырылуы белән аерылып тора. Шуңа күрә укучылар бокс техникасы һәм җиңүгә омтылыш бик көчле аларда.
Безнекеләрдән җиңүчеләр сафында: Мазанов Глеб, Масленников Роберт, Лыкин Артем, Филиппов Дмитрий, Насыров Данис. Серебряными, призерлар сафында: Кудашов Александр, Демидов Егор, Марцынюк Дмитрий һәм Гущин Кирилл.