25 нче апрельдә районның торак-коммуналь хуҗалык белгечләре һәм дәүләт торак фонды вәкиле Х.К.Хәмидуллин катнашында эшлекле утырыш булып узды.
Бу утырыш барышында “Аварияле йортларда торучыларны яңаларга күчерү” программасында катнашучыларның проблемалары, аларга документларны рәсмиләштерүдә булышу сораулары күтәрелде.
Шулай ук “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше”, “Социаль ипотека” программалары буенча да кызыксынучылар булды.