2017 нче елның музей язы

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

2017 нче елның музей язы акциясе кысаларында Туган якны өйрәнү музеенда бик күп чаралар уза.

Бүген Югары Ослан гимназиясе укучылары хезмәт ветераны Фатых Хикмәтуллин белән очрашты. 

Үзенең олы яшенә карамастан, Фатых Хикмәтуллин район тормышында бик актив катнаша. Ул “Иделкәй” ансамбленең дә алыштырмас көзгесе.

Очрашу ахырында балалар аңа үз куллары белән ясаган бүләк тапшырды.

Шул ук көнне музейны Олы Мәми мәктәбе укучылары да килеп күрде. Алар өчен музей хезмәткәрләре аерым экскурся ясады. Алар яңа барлыкка килгән С.Сәйдәшевкә багышланган почмак белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International