24-25 нче апрельдә җирле башкарма комитет белгечләре өчен региональ модульле методик семинар-утырыш булды. Анда Сергей Осянин, Фәридә Янтыкова, Анастасия Федотова, Любовь Дряхлова катнашты.
Семинарда урыннардагы беренчел партия бүлекләре эше, депутат оешмалары эшчәнлеген оештыру сораулары күтәрелде.
Семинар эшендә региональ Партия секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, региональ Партия башкарма комитет рәисе Андрей Кондратьев Партия эшен яхшырту, яңа методлар куллану, партия съездлары карарларын үтәү, агитация эшләре документларын дөрес алып бару турында конкрет тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар.