Батырлык дәресе

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

ТР МЧС хезмәткәрләренең  Апас районы отряды Макыл мәктәбендә “Батырлык дәресе” үткәрде.

Аның төп темасы – янгыннан саклау куркынычсызлыгы булды. Анда Рус Макылын янгыннан саклау оешмасы башлыгы Е.Кучин да катнашты.

Стихияле куркынычлар кешедән тормый. Алар көтмәгәндә килеп чыга. Аварияләр, катастрофалар туса, яисә кеше саксызлыгы аркасында килеп чыккан куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга соң?

Шул турыда барды батырлык дәресе. Укучыларга алдагы тормыш өчен бик әһәмиятле материал җиткерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International