Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Г.Тукай туган көненә багышланган тантаналы чара булды. Анда Г.Тукай премиясе лауреатларын бүләкләү церемониясе дә булып узды. Алар исемлегенә быел Мадина Маликова, Харис Салихов, Розалина Шагеева керде.
Безнең районнан анда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова һәм Үзәк китапханә җитәкчесе Н.Карасева катнашты.