Бүген Казанда федераль университетның актлар залындаТР хезмәт инспекциясе практикасына багышланган киңәшмә булды. Анда район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев катнашты.
Онлайн режимында узган бу киңәшмәдә “Юридик затлар һәм предпринимательләрнеңдәүләт контроле аша узганда хокукларын яклау” дип аталган 2008 нче елның 26 нчы декабрендә чыккан 294 нче номерлы федераль законы һәм “Контроль һәм надзор эшчәнлеге реформасы” дигән программа каралды.